Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    🦢Пенсионер ханым аккошны коткарган 📌Әлеге игелекле ханым - Кырындыда яшәүче Физания Шамилова. Әгерҗедән Кырындыга кайтканда була бу хәл. Физания ханым Тирсә авылы янында попутка көткәндә электр чыбыгына эләгеп егылып төшкән аккошны күрә. Ул аккошны күтәреп алып попуткада өенә алып кайта, аны бер-ике көн тәрбияли. Бәхеткә, аккошка зыян килми. Кичә туганнары белән Тирсә авылы янындагы елгага җибәрәләр. 📎Бу турыда редакциягә Красный бор аучылык хуҗалыгыннан Рәис Яхин хәбәр итте. - Ул - аккош баласы. Гаиләсенә кушылгандыр дип ышанабыз, - диде ул. ххх 📌Физания апа белән элемтәгә керә алдык. Ул аккошны елгага алып барулары, аны башка аккошларга кушылганчы карап торганнарын әйтте. - Аларның шатланганын күреп, күземә яшьләр килде,- диде ул.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    910
    ER
    1,2%
    Реакции
    11