Пост канала
- видео
🤗"Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга" проектын дәвам итәбез. Бүгенге "героебыз" Берлиннан Иж-Бубыйга кайткан 80 еллык тарихлы аккордеон🔥 🎵Аны авыл тарихы музеена Сәлим Гайфуллинның якыннары бүләк иткән. Сәлим Харис улы Бөек Ватан сугышында катнаша. Германиягә кадәр бара. Якыннан аның мәдәнияте белән таныша, немец телен өйрәнә. Немецларда ул елларда популяр булган аккордеон, ирен гармуны кебек уен кораллары анда аеруча зур кызыксыну уята. Ул аларда уйнарга өйрәнеп кенә калмыйча, әлеге инструментларны туган ягына да алып кайта. Төрле инструментларга гашыйк бабалары үзе белгәннәрне оныкларына сөйли, уйнарга өйрәнергә дә булыша. Пианино да алып бирә. ✅Вафатыннан соң Сәлим Харис улының туганнары аккордеонны Иж-Бубый авыл тарихы музеена тапшыралар. Бүгенге көндә ул музейның Хәрби дан бүлмәсендә урын алган. 📇Аккордеонга 80 елдан артык булса да, клавишалары да, төймәләре дә сакланган, тавышы да матур. Ул бүген дә куллардан төшми. 🎹Әгерҗе сәнгать мәктәбендә баян һәм аккордеон классында 36 укучы шөгыльләнә. Димәк, яңа буын баянчылар һәм аккордеончылар үсә. ✨Буыннардан-буыннарга тапшырылачак тарихи ядкарь алып кайткан батыр сугышчы Сәлим Харис улының рухы да моңа сөенәдер... Дания Абзалиева #Татмедиа #ӘгерҗеИнформ #Яңапроект
Открыть в MAX- Просмотры
- 600
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 9