Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    ✅Күз тимәсен! 🍎Сиксән биш яшендә дә урманга йөри 🖍Менә бу әбигә – 85 яшь. Ул – Чишмә авылында яшәүче Наилә Гомәрова. Шушы яшендә дә тик торуны белми, урманга йөри, Әгерҗедә уза торган ярминкәләрдә катнаша. – Бу яшемдә дә, шөкер, яраткан шөгылемнән аерылмыйм. Яз аеннан урманга йөри башлыйм. Әле хәзер дә туктаганым юк. Якын-тирәгә үзем дә барам, кызым Әлфинур, күршеләр белән дә йөрибез. Дару үләннәре, җиләк, гөлҗимеш җыйдым. Хәзер гөмбә җыям. Миңа әлеге процесс бик ошый. Көзге урманда җырлый-җырлый йөрергә яратам. Кызым белән барганда үзебез белән өйдән ризыклар алып, тәмләп ашыйбыз. Саф һавада йомырка белән ипи дә бик тәмле бит, – Наилә апа. 📌Өлкән райондашыбыз киңәшен дә җиткерә: – Җәяү йөрергә иренмәгез. Мин көн саен ун-унбиш чакрым йөреп кайтам. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы, – ди.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 043
    ER
    1,0%
    Реакции
    10