Пост канала
- фото
🖍Бакчачы киңәше 🥕Кишер-чөгендерне кышка ничек сакларга? ✅Девятернядан оста бакчачы Гөлүсә Гатауллина киңәшенә колак салыйк. – Әле мин кишер-чөгендерне алмадым, иртәрәк дип уйлыйм. Ә аны саклауга килгәндә, күп еллар инде шушы ысулны кулланам. Яшелчәләрне юам, яхшылап киптерәм. Аннан соң берәм-берәм азык пленкасына төрәм дә, берничә урыннан “теш чистарткыч” белән тишәм. Пакетка тутырам, авызын бәйләмим. Кыш буе базда саклана, черми дә, шиңми дә, – диде. 🥬Кәбестәне дә кисеп алып киптергәннән соң нәкъ шул ысул белән саклыйм, ди тәҗрибәле бакчачы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 995
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 4