Пост канала
- видео
🪗 “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” проектының чираттагы кунагы – Әгерҗедә яшәүче Фәния Мөхәммәтшина. 🎤Аның гомер юлы җыр белән бәйле. Өч-дүрт яшеннән гармун төймәләренә баса башлаган нәни сәләтле кыз соңрак анда уйнарга өйрәнә, мәктәп елларында шигъри юллар туа башлый, аларга көйләр языла. 🎶Шунысы үзенчәлекле, Фәния ханым һәр җырын үзе гармунда уйнап, җырлап халыкка җиткерә. 🎶Ул йөздән артык шигырьне көйгә салган. – Илһам күбрәк төнлә килә. Шигырь дә, көй дә бергә туган очраклар күп. Борчу килсә, күңелне моңсулык биләп алса, шигырь тумый калмый, – ди ул. 📚Беренче китабы – “Безнең гомерләрне озайталар җырлар“. 💬Киләсе елга 65 яшьлек юбилеена да китап бастыру хыялы белән яна. #Татмедиа #ӘгерҗеИнформ #Яңапроект
Открыть в MAX- Просмотры
- 513
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 7