Перейти к содержимому

Пост канала

Агрызские вести | Новости Агрыза
  1. фото

    👵 Авылдашлар дип янып эшләде Өлкән буын 🎂 Татарстанның сәламәтлек саклау отличнигы, Әгерҗе районының Мактаулы гражданины, Хезмәт ветераны, медицина өлкәсендә 40 ел хезмәт куеп, Кадыбаш авыл җирлеге халкының олы хөрмәтен яулаган Рәмзия апа АЙДАРОВА алтын көзгә кереп барган көннәрдә 85 яшьлек юбилеен каршы алды... Рәмзия апа гомер көзен балалары тәрбиясендә уздырса да, аларның йорт ишеге һәркем өчен ачык. Биредә кызы Фәридә, улы Азат гаиләсе күрше-күләнне, авыл кешеләрен, туганнарны якты йөз белән каршы алалар. Рәмзия апа балаларын да олы җанлы, мәрхәмәтле итеп үстергән әни ул. 🙏 Хөрмәтле авылдашыбызга әле күп еллар кадер-хөрмәткә төренеп яшәргә язсын. Гомер көзе балалары, оныклары янәшәсендә бәрәкәтле, тыныч узсын. ✍️ Рәзилә ЯСӘВИЕВА. 📍 Кадыбаш авылы. Тулырак: https://agryz-rt.ru/news/tormyish-dulkyinnaryi/avyldaslar-dip-ianyp-eslade

    Открыть в MAX
    Просмотры
    515
    ER
    1,0%
    Реакции
    5