Пост канала
- фото
🚜 Әгерҗе районы үсештә 📅 Сишәмбе көн Әгерҗе районына эшлекле сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Кадыбаш, Иске Эсләк һәм Девятерня авыл җирлекләре территорияләре арасында урнашкан "СобинАгро Әгерҗе" авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. 🤝 Биредә Марат Готыф улы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты. 🌾 Шулай ук урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. 🚜 "СобинАгро Әгерҗе" ширкәтенең заманча, көчле куәтле авыл хуҗалыгы техникасын карады. 🏷️ Әгерҗе районының ветеринария берләшмәсе, "Нәүрүз" ширкәте, район кулланучылар җәмгыятенең, Барҗы-Пельгадан Гончаровлар, Пеләмештән Михайловлар, Кырындыдан Солтановлар, Салагыштан Сәхиповларның үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итүче күргәзмә белән танышты. 🏗️ Марат Готыф улы "СобинАгро Әгерҗе" ширкәтендә алып барылучы зур колачлы терлекчелек комплексы төзелеше белән дә танышты. ✍ 📸Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Открыть в MAX- Просмотры
- 510
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 2