Пост канала
- видео
✅ Әмир Мөхәммәдиев Әгерҗе районында урак вакытында эшләүче иң яшь комбайнчы. Аңа 17 яшь. Ул – заманында Пушкин исемендәге колхозның иң алдынгы механизаторы һәм комбайнчысы булган бабасы Мәсгутьнең, Салагышта 21 ел фермерлык эшчәнлеге алып баручы һәм район кырларыннан иң күп уңыш алучы әтисе Маратның лаеклы дәвамчысы. 🌾 Алабугада электрик һөнәренә укучы Әмир икенче сезон инде урып-җыю чорында кыр корабын иярли. Ә аңа кадәр ике ел ашлыкны теземнәргә сала торган техникада эшләгән. Шул вакытта ук район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, алдынгылар сафында Казанга – “Уңыш” бәйрәменә барган. 🌾 Быел да сынатмаска исәбе. Ашлык суктыруда да өлгерлек күрсәтә, техника “телен” дә яхшы аңлый. #АгрызИнформ, #Татмедиа
Открыть в MAX- Просмотры
- 534
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 10