Пост канала
- фото
2027 елдан балаларга чит илгә чыгу өчен аерым паспорт кирәк булачак 2027 елдан 14 яше тулмаган балаларга Россиядән чит илгә чыгу өчен үзләренең чит ил паспорты кирәк булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Машаров хәбәр иткән. 2027 елның 1 гыйнварыннан иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында мәгълүмат кертү туктатылачак. Ә моңа кадәр бирелгән паспортлар гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы үз көчендә калачак. Ата-аналарга киңәш: 2027 елда балалар белән чит илгә сәяхәт планлаштырсагыз, кирәкле документларны алдан әзерләү хәстәрен күрегез. Фото – ясалма фәһем.
Открыть в MAX- Просмотры
- 257
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 2