Пост канала
- фото
Минзәләдә көрәш бәйгесе узды! 10 октябрьдә Минзәлә шәһәрендә Әфган сугышы ветераны Илдар Садретдинов истәлегенә багышланган көрәш турниры булып узды. Ярышлар Хәрби хезмәт һәм хезмәт даны елы кысаларында, барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алу максатыннан оештырылды. Турнирда 2015-2016 һәм 2017-2019 елгы малайлар көч сынашты. Бәйгедә республиканың 10 районыннан килгән яшь көрәшчеләр катнашты. Мөслим командасының нәтиҗәләре: Азамат Садретдинов — 1 урын Саид Сабиров — 2 урын Нурислам Исламов — 3 урын Шулай ук Камил Гафуров белән Айдан Петров Айдан бик матур көрәш күрсәттеләр! Балаларның тренеры – Ленар Садретдинов Фотолар – "Яшьлек" спорт мәктәбеннән. #Мөслим_спорты
Открыть в MAX- Просмотры
- 299
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 4