Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    🩸 Татарстанда «Татарстан Республикасының мактаулы доноры» күкрәк билгесе булдырылды Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Татарстан Республикасының мактаулы доноры» күкрәк билгесен булдыру турында карар кабул итте. Тиешле документны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.  Әлеге билгегә кемнәр лаек була ала?  Канны кимендә 20 тапкыр түләүсез тапшырган донорлар;  Кан плазмасын кимендә 30 тапкыр тапшырганнар;  Канны кимендә 13 тапкыр тапшырып, кан һәм плазма тапшыруның гомуми саны 20гә җиткәннәр;  Канны 13 тапкырдан азрак тапшырып, кан һәм плазма тапшыруның гомуми саны 30га җиткәннәр. Әлеге шартлар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына караган медицина оешмаларында түләүсез донорлыкка кагыла. Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин әлеге карарның әһәмиятен билгеләп үтте.  Кан бирү – кеше гомерен саклап калуга зур өлеш кертү ул!  Ә сезнең арада кан донорлары бармы? Ничә тапкыр кан тапшырганыгыз бар? Фото – ТР Дәүләт Советы архивы. Мәгълүмат – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    266
    ER
    —
    Реакции
    —