Пост канала
- фото
15 октябрь Бөтендөнья сөт бизе яман шешенә каршы көрәш көне булып билгеләп үтелде. Сөт бизенең яман шеше хатын-кызлар арасында иң киң таралган онкологик авыруларының берсе булып кала. Әгәр элек бу авыруның корбаннары кырык яшьтән соң хатын-кызлар булса, бүгенге көндә - 30 яшьлек һәм хәтта 20 яшьлек хатын-кызларда ачыклана. Шуны истә тотарга кирәк, күкрәк яман шешенең беренче билгеләре сизелми дә калырга мөмкин, бигрәк тә башлангыч вакытында. Иртә диагностикалау ысулы - маммография үтү. Вакытында табибка күренү, медицина тикшерүе, диспансерлаштыру үтеп тору профилактика чарасы булып тора. 2026 елда Мөслим районында 9 хатын-кызда сөт бизенең яман чире иртә стадиядә ачыкланган. Алар арасында: 60 яшькә кадәр - 2 хатын-кызда, 60 яшьтән соң - 7 хатын-кызда. Диспансерлаштыру, медицина тикшерүе узганда 3 хатын-кызда, калганнары авырту сәбәпле килгәндә билгеле булган. "Шуны искәртергә кирәк: даими тикшеренеп һәм үз тәнеңнең сигналларына игътибар итеп гомерне саклап калырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!" - дип хәбәр итә поликлиниканың медицина профилактикасы кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова. Фото – ясалма фәһем.
Открыть в MAX- Просмотры
- 251
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 1