Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    Җәмәгать тәрбиячеләре Мөслимгә җыелды Бүген Мөслимдә “Җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Бәйгенең беренче өлешендә җәмәгать тәрбиячеләре үзләре белән таныштырды, үз эшчәнлекләре турында сөйләде, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Икенче өлештә бәйгедә катнашучылар ситуатив сорауларга җавап бирде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 4 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Мөслим данын яклаган Данил Госманов та бар. Җиңүчеләр бәйгенең республика этабында катнашачак. Римма Афзалова репортажы: https://vk.ru/album-78072920_312093368 #бүген_Мөслимдә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    360
    ER
    1,9%
    Реакции
    7