Пост канала
- фото
Укучыларымның Мөслим башлангыч мәктәбен тәмамлавына да инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Укучыларым хәзер барысы да лаеклы ялда. Алар минем Мөслим мәктәбендәге беренче укучыларым булса, мин – аларның беренче укытучылары. “Вакыт уза, аккан сулар кебек,” – дигән сүзләр бик дөрес икән ул! Укучыларым урта мәктәпне тәмамлагач, төрлесе төрле якларга таралды. Күпчелеге үзләре сайлаган һөнәр буенча махсус урта белем алып, үз эшләрен яратып башкарды. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар: Гөлнара – тәрбияче, Фәридә – шәфкать туташы, Рамил – рәссам, Светлана озак еллар дәвамында тегүче булды. Һәрберсе – үз эшенең остасы, алыштыргысыз хезмәт кешеләре булдылар. Араларында хезмәт алдынгылары да күп. Тулырак: https://muslumirc.ru/news/bezg-yazalar/moslim-baslangyc-maktabe-ukytucysy-ham-ukucylary-53-eldan-son-ocrasu Фотода – Фәнисә Гыйльметдинова укыткан укучылар быел һәм Мөслим урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары 1974 елда.
Открыть в MAX- Просмотры
- 297
- ER
- 2,0%
- Реакции
- 6