Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары, җыр, театр булеге укытучылары hәм укучылары, hәр елдагыча, Мөслимдәге картлар hәм инвалидлар йортына барып, әби-бабайлар алдында күңелле концерт программасы белән чыгыш ясадылар, күчтәнәчләр hәм рәсем сәнгате бүлеге укучылары ясап җибәргән бәйрәм открыткаларын өләштеләр. Анда тәрбияләнүчеләр укучыларга матур чыгышлары өчен зур рәхмәт әйтеп, тагын килүләрен теләделәр. Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #өлкән_буын #мәдәният

    Открыть в MAX
    Просмотры
    304
    ER
    0,3%
    Реакции
    1