Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    Район үзәгенең мәктәпләрендә белем алучы 300дән артык 7–8 нче сыйныф укучысы Метрәй авыл җирлегендәге «Егет без!» чишмәсендә экскурсиядә булды. Очрашу Мөслим муниципаль районының 2026–2030 елларга исәпләнгән патриотик тәрбия программасы кысаларында оештырылды һәм махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз истәлегенә багышланды.  «Егет без!» чишмәсенә нигез салган Рүзәл Минһаҗев балаларга бу урынның барлыкка килү тарихын сөйләде, махсус хәрби операциядә булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты. Очрашуда Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да чыгыш ясап, яшь буын өчен туган як тарихын белү, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм Ватанга мәхәббәтнең мөһимлеген билгеләп үтте.  Чишмә янында укучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алды. Мондый очрашулар яшь буынга тарихны тере кешеләрнең хатирәләре аша танып-белергә, буыннар бәйләнешен сакларга һәм туган якка хөрмәт хисен ныгытырга ярдәм итә.  Хәтер барда буыннар бәйләнеше бар. Туган якка мәхәббәт аның кешеләрен һәм тарихын хөрмәт итүдән башлана. Фотолар – район мәгариф идарәсеннән. #МөслимИнформ #Метрәй #Мөслим_мәгарифе #ПатриотикТәрбия #ТуганЯк #Хәтер

    Открыть в MAX
    Просмотры
    330
    ER
    0,3%
    Реакции
    1