Пост канала
- фото
Мәлләтамак авылы китапханәчесе Людмила Игошева «ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Мөслим районы вәкиле итеп билгеләнде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү — бүгенге көндә аеруча мөһим юнәлешләрнең берсе. Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты әгъзалары хәрби хезмәткәрләр белән элемтәдә тора, аларның ихтыяҗларын ачыклый һәм кирәкле ярдәмне оештырырга булыша. Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре: хокукый ярдәм һәм консультацияләр; психологик һәм рухи ярдәм; гуманитар ярдәм җыю һәм озату; МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм; яшьләр арасында патриотик һәм волонтерлык эшен үстерү. Тылның көче — бердәмлектә. Бер-беребезгә ярдәм итеп, без сугышчыларыбызның гаиләләренә зур терәк була алабыз. Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 286
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 3