Пост канала
- фото
Шәриповлар гаиләсе — тантаналы кабул итү мәҗлесендә Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан 48 гаилә катнашты. Мөслим районыннан әлеге мәртәбәле чарага Илсөя һәм Маис Шәриповлар гаиләсе дә барды. Шәриповлар — гаилә кыйммәтләрен, хезмәт сөючәнлекне һәм балаларга дөрес тәрбия бирүне үз тормышлары белән дәлилләгән гаилә. Гаилә башлыгы Маис Шәрипов — Әфган сугышы ветераны. 1985 елда Совет Армиясе сафларына алына, ә 1986 елның февралендә хәрби бурычын үтәү өчен Әфганстанга җибәрелә. «КамАЗ» машинасында төрле юнәлешләрдә йөк ташый. 1986 елның маенда Маис Шәрипов каты яралана, клиник үлем кичерә. Кыр шартларында катлаулы операция ясалганнан соң, хәрби комиссия аны хезмәткә яраксыз дип таба. Ул Казан госпиталенә озатыла һәм анда җиде ай дәвалана. Ләкин солдат хезмәтен тәмамлап бетерәсе килә. Шуңа күрә Маис Шәрипов, үз теләге белән, кабат армиягә китә һәм хезмәтен Башкортстанның Алкино поселогындагы хәрби частьта тәмамлый. Әфганстанда күрсәткән батырлыгы өчен 1986 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңрак «От благодарного Афганского народа», «Воину-интернационалисту» медальләренә, юбилей медальләренә һәм грамоталарга лаек була. Гаилә — иң зур кыйммәт 1990 елда Маис Шәрипов Илсөя Насих кызы белән гаилә кора. Илсөя ханым — педагог. Ул 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Бүгенге көндә Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә хезмәт куя. Шәриповларның иң зур бәхете — балалары. Алар өч бала тәрбияләп үстергән. Өчесе дә мәктәп елларында уку алдынгылары булган, Мөслим гимназиясе тормышында актив катнашкан. Фән олимпиадаларында, конференцияләрдә һәм төрле конкурсларда югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Бүген Маис һәм Илсөя Шәриповлар балалары, кияү-киленнәре, оныклары белән тату һәм зур гаилә булып яшиләр. Алар өчен балаларның тормышта үз урыннарын табуы — иң зур горурлык. «Балаларны тәрбиялим дип артык борчылырга кирәкми, иң элек әти-әнинең тәрбияле булуы кирәк. Ә балалар барыбер аларга охшаячак», — диләр Илсөя һәм Маис Шәриповлар. Казанда узган тантаналы кабул итү — Шәриповлар гаиләсенең матур традицияләренә, хезмәтенә һәм гаилә кыйммәтләренә бирелгән югары бәя. Гаиләгезгә һәрвакыт татулык, җылылык, бәхет һәм балалар-оныклар белән бергә үткәргән матур мизгелләр телибез! Фото — Шәриповларның гаилә альбомыннан. #Гаилә #Мөслим #Шәриповлар #ГаиләКыйммәтләре #МөслимРайоны
Открыть в MAX- Просмотры
- 340
- ER
- 3,8%
- Реакции
- 13