Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    27 августта Россиядә Россия киносы көне билгеләп үтелә. Бу — кино өлкәсендә эшләүче белгечләрнең, шулай ук Россия киноларын яратучыларның һәм аларга ярдәм итүчеләрнең бәйрәме. Әлеге көн уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының  өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылары өчен «Китап укыйбыз — фильм карыйбыз» дип аталган китапханә кинозалы оештырды. Чара барышында китапханәчеләр иң яхшы әдәби әсәрләрнең берсен тәкъдим иттеләр. Әлеге әсәр укучыны китапның тылсымлы дөньясыннан кинематографиянең мавыктыргыч дөньясына алып керүнең уңышлы үрнәге булды. Фото - район үзәк китапханәсеннән. #календарьда_дата

    Открыть в MAX
    Просмотры
    288
    ER
    0,3%
    Реакции
    1