Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    Авыл хуҗалыгы бер урында тормый, ә безнең аграрийлар яңа, өметле юнәлешләрне актив үзләштерә. Быел Мөслим районында 524 гектар мәйданда көзге рапс уңышы җыеп алына. Ә инде 2027 ел уңышы өчен 2348 гектар мәйданга чәчү планлаштырыла. «Туган як» агрофирмасының әлеге басуында рапсның уңышы гектарыннан 30 центнер тәшкил итә, ә дымлылыгы 7 процент кына. Бүген район кырларында 54 комбайн эшли, атна ахырына кадәр аларга тагын 12 комбайн кушылачак. Быел районыбыз аграрийларына 11 140 гектар мәйданда көзге бодай җыеп аласы бар. Бүгенгә бу мәйданның 1/3 өлешендә эш төгәлләнгән. Көзге бодайның уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 40,9 центнер тәшкил итә.  Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. #авыл_хуҗалыгы

    Открыть в MAX
    Просмотры
    322
    ER
    1,2%
    Реакции
    4