Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. 🙏Кукмарада татар милли меценатлыгы тарихына багышланган чара үтте «Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» дип исемләнгән проект кысаларында районыбызда зур чара үтте. Аны оештыручы — «Ярдәм» хәйрия фонды. Делегация вәкилләре иң элек Мәчкәрә авылының төзекләндерелгән беренче Җәмигъ мәчетендә булдылар. Аннан соң дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зиратка керделәр. Кунаклар өчен Мәчкәрә авылының тарихи-мәдәни мирасы белән танышу аеруча әһәмиятле булды. Биредәге мәчет, зират һәм башка тарихи урыннар татар халкының рухи тормышын, мәгърифәт үсешен һәм хәйриячелек традицияләрен чагылдыручы кыйммәтле ядкарьләр булып тора. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-tatar-milli-mecenatlygy-tarixyna-bagyslangan-cara-utte

    Открыть в MAX
    Просмотры
    880
    ER
    0,2%
    Реакции
    2