Пост канала
- фото
📌Гөмбә белән агуланмас өчен Кукмара дәваханәсе эпидемиологының киңәшләрен тыңлагыз Кукмара район үзәк дәваханәсе эпидемиологы гөмбә җыйганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Гөмбә җыю — күңелле генә түгел, ә саклык та таләп итә торган шөгыль. Ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан аера белмәү, аны дөрес эшкәртмәү яки сакламау җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Гөмбә белән агулануның төп сәбәпләре нинди? Аны булдырмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Бу хакта район үзәк дәваханәсе эпидемиологы Рамил Мохтаров белән сөйләштек. — Рамил Минехаҗиевич, гөмбә белән агулануның төп сәбәпләре нидә? — Моның берничә факторы бар. Беренчедән, химик, ягъни гөмбә үзе агулы булырга мөмкин. Икенчедән, бактериологик, гөмбәнең тиешенчә чистартылып, эшкәртелмәве. Химик агулануны булдырмас өчен иң гади профилактика чарасы — белмәгән гөмбәне җыймау. Моның өчен интернет ресурслардан файдаланырга яки гөмбә төрләрен яхшы белгән кешеләрдән киңәш сорарга мөмкин. Безнең районда агулы гөмбә төрләре алай күп түгел. Ә биологик агулану куркынычы күбрәк. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/gomba-belan-agulanmas-ocen-kukmara-davaxanase-epidemiologynyn-kinaslaren-tynlagyz
Открыть в MAX- Просмотры
- 817
- ER
- 0,2%
- Реакции
- 2