Пост канала
- фото
🙏Матур исеме калды: Кукмара районыннан Радик Газизуллин изге гамәлләре белән хәтердә 27 июнь иртәсе барыбыз өчен дә зур тетрәнү алып килде. Искиткеч ярдәмчел, риясыз, нечкә күңелле, гаиләсен, балаларын, оныкларын өзелеп яраткан туганыбыз Радик Габделбәр улы белән хушлашу бик тә авыр булды. Көтмәгәндә-уйламаганда якты дөньялардан китеп барды, ниятләгән эшләре, хыяллары калды… Тормышта да, һөнәри эшендә дә изге гамәлләре күп иде Радик Габделбәр улының. Янгын сүндерү-коткару өлкәсендә хезмәт итүчеләрне тормыш сагында торучылар дип атыйлар. Чөнки алар үз юлында бернәрсәне дә аямый торган иң куркыныч афәтләрнең берсе — ялкынга каршы көрәшәләр. Бәла-каза булса, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, һәрвакыт билгесезлеккә — ут, газ һәм төтен эченә керергә әзер торучы бу курку белмәс егетләргә авыр һәм халык өчен бик тә кирәкле хезмәтләрендә җиңеллек, ә иң мөһиме — гел исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип, тормыш иптәшләренә, гаиләләренә сабырлык һәм ныклык телик. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/matur-iseme-kaldy-kukmara-raionynnan-radik-gazizullin-izge-gamallare-belan-xaterda
Открыть в MAX- Просмотры
- 978
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 6