Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. фото

    🐝Бал тәме — тырыш хезмәттә: Куркинода яшәүче Ракеевлар умартачылык традициясен дәвам итә Куркино авылында яшәүче Ракеевлар гаиләсе күп еллар дәвамында хуҗалык алып бара: мал-туар һәм кош-корт асрый, ә иң мөһиме — зур сабырлык һәм хезмәт таләп иткән умартачылык белән шөгыльләнә. 🍯Игорь һәм Римма Ракеевлар умарталарны бергәләп карый. Аларга олы уллары Олег һәм кызлары Олеся да ярдәм итә. Гаилә умарталарын еллар дәвамында үз бакчаларында гына тота. 🍯 Ракеевлар балны сезон дәвамында ике тапкыр аерталар. Римма ханым сүзләренчә, гаилә белән бергә эшләү аеруча күңелле: һәркем үзенә тиешле хезмәтне башкарганда, мәшәкатьләр дә җиңелрәк уза. 💛 «Умартачылык — безнең өчен күңелгә якын шөгыль. Аның нәтиҗәсе булган хуш исле бал табынга куелгач, тырышлыкның файдасы тагын да ныграк сизелә», — ди хуҗабикә. 🔗Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/bal-tame-tyrys-xezmatta-kurkinoda-iasauce-rakeevlar-umartacylyk-tradiciiasen-davam-ita

    Открыть в MAX
    Просмотры
    868
    ER
    —
    Реакции
    —