Пост канала
- фото
🌸Матурлык тудыручы: Кукмара районыннан Гөлфия Билалова 200гә якын төрдәге гөл-чәчәк үстерә Әсән-Елга авылында яшәүче Гөлфия ханым Билалованы чәчәкләр «патшабикәсе» дип атасак, һич тә ялгыш булмас. Аның ишегалды, капка төбе һәм түр бакчасында 200гә якын төрдәге гөл-чәчәк үсә. Язма герое — ямьле табигатьле Камышлы авылыннан. Березняк мәктәбендә — 8нче, ә беренче гимназиядә (ул вакытта беренче мәктәп) 10нчы сыйныфны тәмамлый. Алабуга педагогия институтының Яр Чаллы филиалында укып, кулына диплом алганнан соң, яшь белгеч Әсән-Елга авылыннан Азат исемле егет белән гаилә кора һәм Пычак урта мәктәбенә эшкә урнаша. Инде менә 38 ел Гөлфия апа башлангыч сыйныф укучыларына белем-тәрбия бирә. — Бакча чәчәкләренә, гөлләр үстерүгә булган мәхәббәт, мөгаен, тумыштан ук киләдер. Төп нигездә тәрәзә төпләрен берсеннән-берсе матур чәчәкле гөлләр бизәде, бакчабызда кашкарыйлар, чәй розалары ямь биреп утырды. Балачактан шушы гүзәллекне күреп үстем, мөгаен, күңелемә чәчәкләргә булган мәхәббәт шул вакытта сеңгәндер, — ди Гөлфия Галимулла кызы. — Тормыш иптәшем Азатның вафатыннан соң, петунияләргә аеруча өстенлек бирдем. Аларны тәрбияләү, төрле төстәге чәчәкләрен күрү күңелемә юаныч һәм тынычлык бирә, борчу-мәшәкатьләрне онытырга, авыр уйлардан арынырга ярдәм итә. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/maturlyk-tudyrucy-kukmara-raionynnan-golfiia-bilalova-200ga-iakyn-tordage-gol-cacak-ustera
Открыть в MAX- Просмотры
- 955
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 14