Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. видео

    🇷🇺🚲 22 август — Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Адай авылы клубы велойөреш оештырды Старт Адай авылының клубы яныннан бирелде. Юлга кузгалыр алдыннан маршрут һәм юл хәрәкәте иминлеге турында кыскача гына аңлату булды. Велосипедчылар Аш-Буҗи, Купка, Янсыбы авыллары турысында тукталыш ясап, юлны дәвам итте. Велосипедчылар өчен финиш Зур Кукмара авылының мәдәният йорты турысында булды. – Алдагы көннәрдә дә илебез символларын югары күтәреп, аларга тап төшермичә, Россиянең һәм Татарстанның лаеклы гражданнары булып, аяз күк астында, тынычлыкта яшәргә язсын, - диде Адай авылы клубы мөдире Фәния Хабибуллина. Әлеге йөрештән һәркем яхшы кәеф алып, кабаттан кире кайтыр юлга кузгалды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    841
    ER
    0,2%
    Реакции
    2