Пост канала
- фото
📌 Кукмарада «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале узды Шәһәрнең Комсомол мәйданында «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале үтте. Әлеге чараның төп максаты — хезмәт һәм хәрби батырлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт белдерү, районыбыз, республикабыз һәм илебез үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү. Хезмәт кешесенең тырышлыгы — район үсешенең төп нигезе. Районның тырыш, уңган-булган халкының хезмәтен, осталыгын һәм казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән күргәзмәләр дә фестивальнең төп бизәге булды. Аларда төрле тармакларда хезмәт куючы райондашларыбызның кул эшләре, җитештергән продукцияләре һәм иҗади хезмәт җимешләре тәкъдим ителде. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-xezmat-ham-fidakarlek-festivale-uzdy
Открыть в MAX- Просмотры
- 935
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 4