Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. фото

    💯Зур йөрәкнең тыйнак батырлыгы: Кукмарада яшәүче Наилә Гайфетдинова — фабрика легендасы Гаилә альбомында сакланган саргайган газета кисәге Наилә Гайфетдинованың хезмәт юлы һәм тормышы турында сөйли. 1971 елда район газетасында аның республикадагы иң яхшы нигезләүче булып танылуы турында язма чыга. 👩‍🦳 Бүген Наилә апага 90 яшь. Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Әтисе фронтка китә һәм Сталинград янында хәбәрсез югала. 1947 елда әнисе белән туган якларына — Нормабаш авылына кайталар. 🧶 13 яшендә ул киез итек фабрикасы каршындагы ФЗӨ училищесына укырга керә. Өч сыйныф белеме белән хезмәт юлын башлаган кыз еллар узгач үз эшенең чын остасына әверелә. 🏆 1971 елда республика күләмендәге нигезләүчеләр бәйгесендә 32 предприятиедән килгән алдынгы эшчеләр арасында көч сынашып, Наилә Гайфетдинова җиңү яулый һәм республикадагы иң яхшы нигезләүче дип таныла. 👉 Наилә Гайфетдинованың гыйбрәтле тормыш юлы һәм хезмәт казанышлары турында тулырак безнең сайтта укыгыз: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/zur-ioraknen-tyinak-batyrlygy-kukmarada-iasauce-naila-gaifetdinova-fabrika-legendasy

    Открыть в MAX
    Просмотры
    889
    ER
    0,6%
    Реакции
    5