Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. фото

    🌿Лельвиж мәктәбе: матурлык белән хезмәт янәшә Ел саен Лельвиж мәктәбенең территориясе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Быел да әлеге матурлыкны үз күзләребез белән күрергә дип, Лельвиж авылына юл тоттык. Без килгәндә, укучылар һәм укытучылар мәктәп янындагы бакчада эш белән мәшгуль иде. Мәктәп директоры Евгений Капитонов та коллектив белән иңгә-иң хезмәт куя. Чыннан да, җитәкче үз үрнәге белән хезмәткә мөнәсәбәт күрсәткәндә генә коллективта үзара хөрмәт һәм ышаныч туа. Евгений Михайловичның мәктәп белән җитәкчелек итүенә инде утыз елдан артык вакыт узган икән. — Безнең коллектив бердәм. Укытучылар белән һәр эшне бергә башкарабыз. Бүген генә сез киләсе булганга өс киемен алыштырдым, шуңа күрә бераз алардан читенсенеп тә торам. Һәрвакыт хезмәткәрләр белән бергә булырга тырышам. Җитәкче коллектив белән бер казанда кайнарга тиеш. Максатыбыз — укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Егерме биш елдан артык мәктәп территориясен әлеге чиста, тәртипле халәттә тотарга тырышабыз. Ел саен яңа уку елына әзерлек буенча алдынгы позицияләребезне югалтмаска омтылабыз, — ди директор. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/lelviz-maktabe-maturlyk-belan-xezmat-ianasa

    Открыть в MAX
    Просмотры
    849
    ER
    0,7%
    Реакции
    6