Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. фото

    ✅Кукмара районында 1742 елда төзелгән борынгы мәчетне реставрациялиләр Районыбызның Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләре бара. Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора. Тарихи бинаның проект документлары «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. Борынгы мәчетне реставрацияләү эшләрен башлап җибәрүдә, аны дәүләт программасына кертүдә тумышы белән Әсән-Елга авылыннан булган якташыбыз, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизовның өлеше зур. Ул тарихи бинаны саклап калу һәм яңадан торгызу өчен күп көч куйды, әлеге мөһим проектның тормышка ашырылуына зур ярдәм күрсәтте. Мәдәният йортында узган матур очрашу да Илнар Фәнил улының тырышлыгы белән оештырылды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Респбликасы Комитеты рәисе Иван Гущин, «Берләшкән төзелеш компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Евгений Крючков, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм башкалар катнашты. Очрашуда тарихи бинаны яңадан торгызу барышы, алдагы эшләр, бинаның тышкы күренешен, эчке өлешен һәм бизәлешен ничек итеп саклап калу буенча белгечләрнең, авыл халкының фикер-тәкъдимнәре тыңланды, сорауларга җавап бирелде. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raionynda-1742-elda-tozelgan-boryngy-macetne-restavraciialilar

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 015
    ER
    0,5%
    Реакции
    5