Пост канала
- фото
🤣🤣Елмаеп алыйк әле — Сумса! Сумса! Кайсыгызга сумса?! — Сумсагыз нәрсә белән? — Төрлесе бар инде... — Мәсәлән, ниндиләр? — Бар бүгенгеләр, кичәгеләр, ә менә болары өченчекөнгеләр. *** — Карале, дус кеше, хатын-кызда иң мөһиме нәрсә? — Авыз. — Ә йөзе, күзе-кашы, чәче-башы, буй-сыны? Алар бер дә мөһим түгел мени? — Юк. Иң мөһиме — авызы ябык булсын. *** — Гүзәл, синең берәр хыялың бармы? — Бар. Ябыгу. — Ә ник ябыкмыйсың? — Бер хыялсыз торып калыйм мени?! *** Бер ир даруханәдә очкылык тотуга каршы дару сорый. Даруханәче кинәт кенә аның йөзенә суга. — Нәрсә эшләвегез бу? — Менә бит, очкылыгыгыз бетте. — Ә мин бит даруны хатынга сораган идем. *** — Сиңа нәрсә булды? — Берьюлы ике тешне суырттым. — Тукта, син әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың? — Врачның кайтарып бирергә акчасы булмады. Дуслар, ә сез мәзәкләр яратасызмы? 💯 — әйе. ✅ — юк. Үзегез белгән кызык мәзәкләрне комментарийга языгыз, бергәләп көлербез.
Открыть в MAX- Просмотры
- 812
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 8