Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. фото

    🍏🍎Әти бакчасы Иң элек тал утырткансың, Аннан алмагачлары. Хәзер шаулап чәчәк аткан, Җимеш биргән чаклары. Иртән эшеңә киткәнче, Суларын сипкәнсеңдер. Миннән соң оныкларга да Каласы, дигәнсеңдер. Иренмичә, тәмен белеп, Чирәм җирләрне казып, Нинди бакча өлгерттең син, Маңгай тирең тамызып. Шөкер, үзең сау чагыңда Күрдең җимешләрен дә. Яннарында яллар иттең Арыган кичләреңдә. Һәр агач — синең истәлек, Һәр җимеш — тәнгә дәва. Зекер әйтеп яфрак шаулый, Рухыңа дога ява. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек

    Открыть в MAX
    Просмотры
    839
    ER
    0,8%
    Реакции
    7