Пост канала
- фото
🍯Кукмарадан Венера Сәлахетдинова дөнья рекорды куюда катнашты Узган атнада башкаланың «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда үзенчәлекле вакыйга булды. Биредә дөньядагы иң зур чәкчәк манарасы төзелеп, ул Россиянең гастрономия рекордлары китабына кертелде. Милли татлы ризыкның биеклеге — 10 метр 14 сантиметр, ә авырлыгы 4 тонна 509 килограммны тәшкил итә. Әлеге масштаблы проектта райондашыбыз, кондитер Венера Сәлахетдинова да катнашты. Ул безгә чәкчәк манарасын әзерләү барышы, рекордны кую өчен башкарылган эшләр турында сөйләде, хис-кичерешләре белән уртаклашты. — Дөнья рекорды өчен чәкчәк әзерләячәкләре турында миңа райондашым Диләрә апа хәбәр итте. Шуннан соң телефон аша танылган аш-су остасы Альбина Фәсхиева белән элемтәгә кердем һәм аның командасына кушылырга теләвемне әйттем. Шулай итеп, рекорд кую көнендә без иртәнге сәгать җидегә кадәр үк «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда килдек. Алда безне җаваплы, шул ук вакытта мавыктыргыч эш көтә иде, — ди ул. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/kukmaradane-venera-salaxetdinova-donia-rekordy-kuiuda-katnasty
Открыть в MAX- Просмотры
- 879
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 5