Перейти к содержимому

Пост канала

Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава
  1. фото

    Россиялеләр 2027 елда 118 көн ял итәчәк 2027 елда атнага биш көн эшләүчеләрне 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта ТАССка «Белем» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА. Җитештерү календаре проекты шулай ук кыскартылган дүрт эш көнен күздә тота. Бер сәгатькә азрак россиялеләр — 20 февральдә, 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 3 ноябрьдә эшләячәк. 2027 елда 20 февраль шимбәгә туры килүгә карамастан, проект буенча ул эш көне булачак. Ял көнен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә россиялеләр өч көн рәттән — 21-23 февральдә ял итә алачак.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    820
    ER
    0,1%
    Реакции
    1