Пост канала
- фото
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә җан әрнүе белән бүлешә. Чаллыдагы концертыннан соң җырчыга начар эчтәлектәге комментарий килеп төшкән. Кичә концертта мин чын күңелемнән җырладым, ә бүген миңа: «Син карт инде, пенсиягә кит», – дип язалар… Әйе, яшь түгел, идеаль дә түгел. Ләкин минем дә йөрәгем бар, ул да әрни. Мин сәхнәгә дан өчен түгел, ә җырларга, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә дип чыгам. Минем дә балам бар. Мондый сүзләрне укырга бик авыр. Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булырга тырышыйк. Мине аңлаган һәр кешегә олы рәхмәтем. Ә бу хатка ничек җавап бирергә дә белмим, – дип язган Сиринә Зәйнетдинова. Интертат МАХта
Открыть в MAX- Просмотры
- 2 447
- ER
- 2,7%
- Реакции
- 65