Перейти к содержимому

Пост канала

Интертат: иң популяр татарча медиа
  1. фото

    Ирада Әюпова: «Кешечә аралашасы килә. кешечә аралашу бик аз калды - битлекләр, хезмәт вазыйфалары аша карала» Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар (һәм ике блогер) белән очрашуы өчен чәй янында тыныч кына төрле темаларга сөйләшеп утыру форматы сайланган иде. Бу очрашудан журналистлар эксклюзив белән китмәде, язманың башына чәпәп куярлык сүзләр дә яңгармады, чөнки бу хәбәрләр бирә торган түгел, булганын ныгыта, анализлый торган очрашу иде. Без ТР Җыр һәм бию ансамбленең киләчәге, Камал театрының әллә кайчаннан кризиста булуы, эстрада һәм башкалар турында сөйләштек. Журналистлар тәнкыйтьләргә маташты, Ирада Хафизҗановна якларга тырышты, блогерлар «бар да әйбәт» дигән позицияне алганнар иде. Рузилә Мөхәммәтованың репортажын тулысынча укыгыз Интертат МАХта

    Открыть в MAX
    Просмотры
    2 158
    ER
    0,7%
    Реакции
    16