Пост канала
- фото
Җырчы Илзидә Госман үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә моңсу фото урнаштырган һәм «Армас микән кулым, Талмас микән кулым, Ишкәкләрне ялгыз ишкәндә...» – дигән юллар язып калдырган. Без җырчыдан мондый сүзләрне язуының сәбәбен сораштык. «Әлбәттә, бу сүзләр күңелгә болай гына килмәде. Әлегә төгәл генә берни дә әйтә алмыйм… Язмышымда кризис чоры. Бу начармы, яхшымы икәнен тормыш күрсәтер», – диде ул. «Кризис шәхси тормыштамы, иҗаттамы?» - дигән сорауга исә артист: «Шәхси тормышка бәйле...» – дип җавап кайтарды. Интертат МАХта
Открыть в MAX- Просмотры
- 2 574
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 11