Пост канала
- фото
Бүген табиблар да, нутрициологлар да клетчатка, ягъни азык җепселләре турында торган саен ешрак сөйли. Бүген эри торган клетчатка турында сөйлибез👇👇👇 Ул микробиота өчен азык. Суда эреп, йомшак кына кесәлгә әверелә. Нәкъ менә шул эчәклектәге файдалы бактерияләргә ризык булып хезмәт итә дә инде. Эри торган клетчатка нәрсә эшли? 👉Кирәкле микробиотаны тулыландырырга булыша (микробиотика гормональ баланска, гәүдә авырлыгына, тән тиресенә йогынты ясый); 👉кандагы шикәр күләмен тотрыкландырырга булыша; 👉«начар» холестеринны киметә; 👉организмдагы ялкынсынуны баса; туклык хисен озаккарак суза. Ул кайда күбрәк: 🥄солыда; 🥄җитен орлыгында; 🥄псиллиумда; 🥄алмада; 🥄грушада; 🥄кузаклыларда; 🥄җиләкләрдә; 🥄арпа ярмасында.
Открыть в MAX- Просмотры
- 169
- ER
- —
- Реакции
- —