Пост канала
- фото
Илсөяр Иксанова * * * Тып-тын гына урманнарда Яфрак-яфрак сагыш ява. Көзге яфрак — минем сагыш, Минем җаным сагышлана. Тамчы-тамчы сагыш яше Күздән түгел, җаннан тама. Тамчы-тамчы энҗе сагыш. Минем күңел сагышлана. Көзге урманнарга кушылып, Минем җаным сагышлана. Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә Сагышларым дөрләп яна... #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 180
- ER
- 3,3%
- Реакции
- 6