Пост канала
- фото
Мөдәрис Әгъләмов * * * Тәрәзәмнән килеп керә Көн... – Ул кай якта, кайсы төбәкләрдә. Авырмыймы, ярдәм кирәк мәллә, Һәммәсен дә миңа сөйлә, Көн?! Тәрәзәмнән килеп керә Җил... – Бүген төнлә салкын яңгыр булды, Яңгырларда калып туңмадымы, Һәммәсен дә миңа сөйлә, Җил?! – Какмыйча да керәсең, Кояш, Син рәнҗетеп аны сукмадыңмы, Башкаена кабып екмадыңмы, Тынычланыйм, сөйлә син, Кояш? Тәрәзәмнән Вакыт керә дә: –Туңса, – ди ул, – бергә булучы бар, Авырганда багып торучы бар... – Вакыт һаман шулай сөйләнә. – Җитәр, Вакыт, юкны сөйләмә! #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 201
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 2