Пост канала
- видео
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында татар әдәбияты классигы Кави Нәҗмигә һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, хакимият органнары вәкилләре, Кави Нәҗминең туганнары катнашты. Бу һәйкәл үзәк скверда- җырчы Рәшит Ваһапов һәм опера башкаручысы Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янына урнаштырылды. Бюст Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына эшләнгән. Һәйкәлнең скульпторы – Тимофей Тюрин. Проект архитекторы - Герман Бакулин. Фәгыйлә Шакирова репортажы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 237
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 3