Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Ленар Шәех * * * Күзләремә кара - Анда синең сурәт, Ерак түгел ара - Җанда синең сурәт. Күңелемә күз сал - Анда синең рәсем. Хыялымда да син, Учларымда - яшем... Үткәнемдә дә син, Бүгенгемдә дә син... Ул сурәткә, белмим, Нәрсә диеп дәшим?.. Рәсем, салкын рәсем... Нәрсә бирә сурәт?.. Аңларсыңмы? Юкмы?.. - Миңа үзең кирәк... Фото: Анна Арахамия #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    171
    ER
    3,5%
    Реакции
    6