Пост канала
- фото
Кызыксынган кешегә колмак чүпрәсенең рецептын тәкъдим итәбез 1 литр суга 1 уч кипкән колмак алып, сары төскә кергәнче кайнатасың. Комак төнәтмәсеннән боламык ясала: 1 касә онга шаулап торган кайнар колмак төнәтмәсе салып туглана. Ул куе каймак кебек куелыкта була. Колмак әчеткесе җылыда 24 сәгать буе тора. Аннары суыткычта сакларга мөмкин. Ипи пешергәндә чүпрә урынына 1 аш кашыгы шушы әчетке алына. Ипи камыры кичтән изелә, иртән басыла. Колмак чүпрәсе белән куелган камырга җылы кирәк. Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин.
Открыть в MAX- Просмотры
- 182
- ER
- 2,2%
- Реакции
- 4