Пост канала
- фото
Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: «С. Сәйдәшев белән әнкәйнең дуслыгы 1926 елдан башланган. Икесе дә - яшьләр. Салих абыйның хатыны, Альфредны тапканда, 1927 елда дөнья куя. Салих абыйның язган җырларын Сара Садыйкова башкара торган була, ул вакытта җырчылар юк дәрәҗәсендә ич. «Сандугач», «Кандыр буе» әнигә аталып языла. 1932 елгы бер хәлне әни озак еллар сер итеп саклады. Әнкәй мәшһүр композитордан Фәридә роленә җыр язуын үтенә. Салих абый һәрвакыт ашыккан, кабаланган, эше гел тыгыз булган. «Әсәрдә болай да җыр күп. Шулай да син үзең яз, консерватория тәмамлагансың бит!» - дип әйткән ул әнигә . Әни рояль янына утыра да яза, икенче көнне җырны Салих абыйга күрсәтә. Сәйдәшев ошата, төзәтеп җибәрә, шулай итеп Фәридә ариясе «Кандыр буе»на кереп китә».
Открыть в MAX- Просмотры
- 249
- ER
- 4,0%
- Реакции
- 10