Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Илсөяр Иксанова Мин – хатын-кыз Каурый болыт булып күккә аштым, Тамчы булып тамдым гөлләргә, – Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде, Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?   Язгы үлән булып күтәрелдем, Яфрак булып шыттым бөредән, – Йә, кемнәрнең ачылмаган язын Ак кыраулар сугып өлгергән?   Ал таң булып офыкларга кундым Һәм көн булып төштем өзелеп. Шагыйрь, диеп сокландылар бар да, – Мин хатын-кыз идем иң элек! #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    198
    ER
    4,5%
    Реакции
    9