Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Көзен ничек дөрес тукланырга? Бу хакта сорауларны интегративлы медицина табибы, диетолог, нутрициолог, healt-коуч Айгөл ФАЗЛЫЕВАга бирдек.  Көз көне ашау рационы ниндирәк булырга тиеш?  Өстәлебездәге продуктлар сезонлы булса яхшы. Салкын вакытта майларга бай ризыклар: атланмай, майлы ит, чикләвекләр ашарга киңәш итәм. Моннан тыш, ашаган ризык җылы йә кайнар булсын. Шулай ук бу вакытта тозлы кәбестә ашау файдалы. Ул пробиотик булып тора, С витаминына да бай. Көзен көн кыскара. Кояш витаминын ничек җиткерергә?  Д витамины диңгез продуктларында, йомырка сарысында, сыйфатлы атланмайда бар. Аларны актив рәвештә көндәлек рационга кертегез. Су балансын саклау көзен дә мөһимме?  Су балансын саклау ел әйләнәсендә актуаль. Гади генә итеп аңлатканда, ул кан үзенчәлеген, терморегуляцияне яхшырта, кан басымын нормальләштерә. Ашкайнату системасы өчен дә файдалы. Онытмагыз: ашкайнату согы составында да су бар. Су – безнең организмны табигый чистартучы. Ул токсиннарны куа.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    198
    ER
    1,5%
    Реакции
    3