Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Салисә Гәрәева * * * Мин югалсам - китсәм язмышыңнан Өзелгән бер кылдай, чыңгылдап, Эзләремне юып, йөрәгеңә Моңнар салыр көзге яңгырлар... Чакыруым калыр болытларда, Яфраклардан сүзем яңгырар. Эзләремне юып, моңландырыр Сине көзге боек яңгырлар. Йөрәгеңдә калыр, хәтереңдә Минем җылы, гади чалымнар. Моңнар калыр көзге яңгырларда Саубуллашып киткән чагымнан. #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    184
    ER
    2,7%
    Реакции
    5