Пост канала
- фото
Асия Юнысова * * * Көйсез, дисең мине, иркә, дисең. Булса ни соң, синең иркәң бит! Иркәләнәм синең янда гына, Ышанычын тоеп җилкәңнең. Син барында гына тәвәккәл мин, Куркынычның керәм күзенә. Салмас әле димен утка-суга, Тартып алыр димен үзенә. Җылы учак - якты күзләреңне Югалтудан куркам мин бигрәк. Чыдап арган көйсез йөрәгемә Иркәләнер өчен син кирәк. #Хәерлеиртә
Открыть в MAX- Просмотры
- 185
- ER
- 6,5%
- Реакции
- 12