Пост канала
- видео
Бүген РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлауның өченче көне. Казанның 107 нче гимназиясендә сайлап алу процессы зур тамашага әверелде: тавыш бирергә килүчеләрне яшьләр җырлы-биюле флешмоб белән каршылый. Гимназия мәйданында урнашкан ярминкәдә тәмле ризыклар сату оештырылган. Балалар өчен остаханәләр дә эшли: анда рәсем ясау һәм пластилиннан әвәләп ясау буенча мастер-класслар уза. Тавыш бирүчеләр исә гимназия бинасында грипптан прививка да ясата ала. Видео: Фәгыйлә Шакирова
Открыть в MAX- Просмотры
- 173
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 2