Перейти к содержимому

Пост канала

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
  1. фото

    Рафаэль Сибат * * * Мин сине сагынып яшәдем Яшьлегем таңнары чорыннан. Сагынып исемә төшердем Моңланып җырлаган җырымда. Күп еллар акса да вакыт – су, Мин сине сагынып яшәдем. Син булгач бу якты дөньяда, Пар булыр ярларга дәшмәдем. Мин сине сагынып яшәдем... Ләззәт ул, хәсрәт ул – сагыну. Иң зур хис, иң көчле тойгыдыр – Сөюдә берәүгә табыну. Фото: Анна Арахамия #Хәерлеиртә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    213
    ER
    2,3%
    Реакции
    5